Ел саен сентябрьнең һәр икенче якшәмбесендә Россиядә һәм дөньяның башка илләрендә Фашизм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Ул Икенче бөтендөнья сугышы вакытында нацист Германиясе һәм аның союздашлары гамәлләреннән зыян күргән һәркемгә багышлана.
2023 елда ул 10 сентярьгә туры килә.

Шул уңайдан, Киекле авылы китапханәсе “Җиңү җиңел бирелмәде” исемле батырлык дәресе оештырды.

Китапханә укучылары истәлекле датаның куелу сәбәбе, Икенче бөтендөнья сугышының алшартлары, кешелек тарихына йогынтысы турында мәгълүмат алды.
Фашистларның авыл һәм шәһәрләрне җимерүе, оккупацияләнгән территорияләрдә үз-үзләрен тотышы, әсирлеккә алган хәрбиләрне җәфалаулары, коллыктагы халыкны мыскыллаулары турындагы истәлекләрне хәтерләрендә яңартты.

Видеофильм карау Освенцим концлагерьларында булган вакыйгалар белән таныштырды. Шул уңайдан бу теманы яктыртып язылган әдәби әсәрләр турында да мәгълүмат бирелде.

Сугыш чоры балалары - хөрмәтле ветераннарыбыз Гыйлманов Әсхәт Мингәрәй улы, Мухаметова Сәрия Закир кызының үз хәтирәләре белән бүлешүе чараны тагы да тәэсирлерәк итте.

Даими укучыбыз Әхмәтвәлиева Чәчәк Галимжан кызы башкаруындагы Муса Жәлилнең “Вәхшәт” шигыре исә сугыш ачысының ни мәгънәдә тирән булганлыгын тыңлаучыларның күз яше аша күрсәтте.

10.09.2023 победа фото