15 июнь көнне Нурлат районы авылларында 2019 елгы милли бәйрәмнәр чиратын Киекле авылында Сабантуй тәмамлады. Соңгы ун ел дәвамында авылда Сабантуй ел саен үткәрелә һәм ел саен кызыграк һәм күңеллерәк була бара. Ә Киекле авылында бәйрәмгә авыл кешеләре генә түгел, якын-тирә авыллардан Кизләү һәм Үрнәк авылларыннан да бик күп кешеләр  җыела.  Авылыбызда  гомер итүчеләргә бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әверелде.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән сабан туе кунакларын Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады һәм бүләкләр тапшырды. Күп еллык намуслы һәм тырыш хезмәте, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә керткән уңышлары өчен  Киекле мәдәният йорты китапханәчесе Светлана Галимҗан кызы Әхмәтвәлиева  Нурлат муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Бәйрәм Түбән Камадан килгән  биючеләр катнашында уеннар, күңел ачу, музыкаль программа белән дәвам итте. Оештыручылар ел саен бәйрәм кунаклары өчен яңа күңел ачу чаралары әзерли.  Бәйрәм бик кызыклы үтте, һәркемнең күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

 2019 06 29 11 46 29