Киекле авылы китапханәсендә июль ае башыннан мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен “Яңа китаплар” күргәзмәсе эшләде.

Күргәзмә ярдәмендә балалар жәйге ялларында күренекле татар балалар язучылары Эльмира Шәрифуллина, Резеда Фәрхетдинова, Шәүкәт Галиев, Нурзия Мирхазова, Равил Сабырның яңа әсәрләре белән таныштылар.
Шулай ук татар телен өйрәнү өчен яңа әсбаплар яздырып алу мөмкинлеге дә булды.
16.07.2023 книга фото