12 июньдә Россия Федерациясендә ел саен дәүләт бәйрәме Россия көне билгеләп үтелә. Ул 1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүе белән бәйле. Анда илнең бөтен территориясендә Россия Конституциясе һәм аның законнары өстенлеге урнаштырыла дип язылган. Шул көнне Россиянең барлык төбәкләрендә тантаналы бәйрәм чаралары уздырыла. Төп тантана Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза һәм грандиоз салют белән тәмамлана. Шул бәйрәм уңаеннан, Киекле авылы китапханәсе дә “Без” “Мин”нән көчлерәк” исемле буклетлар тарату чарасын оештырды. Буклетларда бәйрәмнең тарихы күрсәтелде һәм триколорның мәгънәсе аңлатылды.

12.06.2023 россия фото