16 март көнне Киекле авылы китапханәсе яшүсмер укучылар белән “Дөрес юл сайла!” дигән сөйләшү үткәрде. Чараның максаты - сәламәт яшәү ревешен пропагандалау, наркотик куллануның нәтижәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланучы һәм башкаларны наркотиклар белән мавыктырырга тырышучы кешеләргә һәм наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.
Балаларга шулай ук китаплар тәкъдим ителде, алар ярдәмендә файдалы гадәтләрне һәм сәламәтлек өчен иң куркыныч зарарларны - тәмәке тартуны, алкогольне, наркоманияне һәм таксикоманияне искә төшерделәр. Яшүсмерләр сөйләшүгә актив рәвештә кушылды, зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә зыян китерүе турында тормыштан мисаллар китерделәр, уйландылар.

Сөйләшү ахырында яшүсмерләр бертавыштан сәламәт яшәү рәвеше өчен кул күтәрделәр.

16.03.2023 наркотик фото