ANKETA KNOPKA

Өлкәннәр декадасы кысаларында Киекле авылы китапханәсе 7 октябрьдә “Һәр мизгелне мәгънәле итик” акциясе оештырды. Өлкән буын вәкилләрен өйләренә барып, бу игелекле һәм якты бәйрәм белән котлау китапханәнең матур бер традициясенә әйләнде. Бу елны да Үрнәк, Киекле авылларында көн күрүче авылдашларыбыз белән очрашу җылы тәэсирләр калдырды. Матур теләкләр белән берлектә, аларга буш вакытларын заяга уздырмас өчен кызыклы әдәбият, сәламәтлекне сакларга булышучы, төрле шөгыльләргә өйрәтүче китаплар тәкъдим ителде, вакытлы матбугат басмалары күрсәтелде. Яңа китап, яраткан гәҗит-журнал битләренең шаулавы, күңелле аралашу кебек кечкенә шатлыклар өлкәннәрнең тормышларын матурлый, аларга җылылык бирә. Хөрмәтле өлкәннәребез! Тормыш туктамасын, тагын да яктырак яшәргә көч һәм теләк биреп, сезне сөендерүен дәвам итсен! Елларны санамыйча, һәр көннән ләззәт алып яшәгез. Тормышыгызда һәрвакыт искиткеч вакыйгалар, якын дуслар, туганнарыгызның мәхәббәте булсын! Тәҗрибәгез һәм зирәклегегез буыннан-буынга тапшырылсын!

07.10.2023 день пожилых фото


Новости филиалов