17 июль көнне Биккол авылы китапханәсе драматург һәм прозаик  Рәдиф Сәгъдинең  65 яшьлек юбилее уңаеннан “Мәңгелек хәл”

 Дип аталган китап кургәзмәсе тәгьдим итә.Күргәзмәгә прозаикның “Ирдәүкәләр”,”Гүзәл Аппаксылу”,”Сынган беләзек”,”Бервакытны без тугач” һ.б.китаплары урын алды. Рәдиф Сәгъди  киң катлау укучыларга һәм театр тамашачыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен дә иҗат итә. Рәдиф Сәгъдинең нәни геройлары - балаларча ихлас һәм туры сүзле, кырысрак хисле булу белән бергә, өлкәннәрчә тирән кичерешләргә дә бай булулары белән аерылып торалар.

segdi