ANKETA KNOPKA

2апрель-Халыкара балалар китабы көне.
Китап — белем чишмәсе, киңәшче, ярдәмче, уйландыручы , дөреслеккә юл күрсәтүче. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
Биккол авылы китапханәсендә шул датага багышлап “Китап -якын
дустыбыз” дип аталган күргәзмә оештырылды. Биредә балалар күңелен яулаган әкиятләр белән бергә яңа заман әсәрләре дә урын алган. Китапханәче күргәзмәдәге китаплар һәм яңа кайтканнары турында әңгәмә үткәрде, кызыклыларын укырга тәкьдим итте.

Китап безнең дустыбыз1


График работы Бикуловской сельской библиотеки

423012, РТ, д.Бикулово, ул. Школьная 15

 

 

Калимуллин Наиль Мисбахович - 

библиотекарь

n.calimullin2016@yandex.ru

 

Часы работы:

с 11.00 до 13.00,

с 18.00 до  20.00

выходной –суббота, воскресенье

Новости филиалов