ANKETA KNOPKA

Киекле авылы китапханәсе 28 нче "Умырзая" балалар бакчасында туган якны өйрәнү юнәлешен яктырткан "Туган ягыма багышлап..." исемле иртәлек уздырды.
Чара барышында балалар туган авылыбыз Киеклегә нигез салу тарихы белән таныштылар, авылның исеменең килеп чыгышы турында мәгълүмат алдылар.

Шулай ук иртәлектә авылның истәлекле урыннарына виртуаль күзәтү оештырылды.

Китаплар күргәзмәсеннән районыбызның күренекле шагырь һәм язучыларының китаплары белән таныштылар.
Балалар үзләре дә бик теләп туган авылга, туган илгә багышланган шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Чара ахырында тәрбиячеләре Хүҗиева Ләйсән Илдус кызы башкаруында шагыйрә Гөлүсә Нугаеваның туган илне ярату темасына багышланган шигыре яңгырады.
Һәр кешенең күңелендә туган якка, үзенең кечкенә Ватанына, ата-бабалары яшәгән, үзе яшәгән җиргә мәхәббәт яши.

Һәм бу мәхәббәт барлыкка килсен өчен, аны гомере буе алып бара алсын өчен, бу мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләргә кирәк.

Бар кеше дә үзенең кечкенә Ватанына сак карарга, аның тарихын сакларга, аны якларга һәм аның белән горурланырга тиеш!

 06.02.2024 краеведение фото


График работы Аксумлинской сельской библиотеки

423010, РТ, д.Аксумла ул.Центральная д.51

 


 Мифтахова Ирина Витальевна - библиотекарь

biblio.00@mail.ru

 

Часы работы:

с 13.00 до 15.00,

с 19.00 до 21.00

выходной-суббота, воскресенье

Новости филиалов