Бүген Үзәк китапханә "Татарча диктант" Бөтендөнья акциясен үткәрү мәйданчыкларының берсе булды. Акция татар теленә кызыксынуны арттыруга, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңне тикшерүгә, филологларны һәм туган тел укытучыларын популярлаштыруга, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Китапханәчеләр акциягә бик теләп кушылдылар һәм үз белемнәрен тикшерделәр. Китапханәнең структур бүлекчәләре дә читтә калмады, алар акциядә онлайн форматта катнаштылар.

2023 10 13 16 03 46