Диндаров Ирек. Г.

dindarov2

   Язучы, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Ирек Гали улы Диндаров 1953 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасының Октябрь районы Биккол авылында укытучы гаиләсендә туа.

Ирек Диндаровның беренче мәкаләләре, хәбәрләре бишенче класста укыганда «Дуслык» район газетасы битләрендә күренә башлый. Шуннан бирле даими рәвештә язмалары «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Дуслык» газеталарында басыла. 1970 елда Казан Дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә укырга керә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Чаллы шәһәренә килә. төрле елларда пресс-рам заводының матбугат үзәге җитәкчесе, Октябрь районының «Дуслык»,1975-1982 елларда Тукай районының «Якты юл» газетасында корреспондент. Тукай районы халык контроле комитетында бүлек мөдире, агрегат заводында халык контроле комитеты рәисе двигательләр заводында партком секретаре урынбасары вазыйфаларын башкарган.1989-1993 елларда-радиотапшырулар редакциясенең баш мөхәррире.

Тормышының соңгы елларында- шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте җитәкчесе,мәгълүмат идарәсенең җәмәгатьчелек белән багланышы буенча баш белгече.”Төркиягә сәяхәт”,”Әбләев хикмәтләре”,”Йөлдыз җиле”,Соңгы әманәт” китаплары авторы.Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1999 елның 30 апрелендә вафат булды.

Төп басма китаплары

  • “Төркиягә сәяхәт” (1995),
  • “Әбләев хикмәтләре” (1997),
  • “Йолдыз җиле” (2000).

Белешмә материаллар

                Ирек Диндаров - Википедия

  • Нурлат җиренең күренекле кешеләре.Казан:”Сүз” нәшрияты,2013.-358б.

 

 

Автор турында

 Зарипов, Р. Ачылып бетмәгән талант иясе / Р. Зарипов // Мәйдан Арена. – 2014. – №1. – Б. 112-114. – Язучы, журналист, публицист Ирек Диндаров турында.