Бүген, 20 декабрь көнне шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Якуп кызы Мөхәммәтованың “Күңел хәзинәсе” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы узды. Чарада 10 нчы мәктәпнең 9 сыйныф укытучылары һәм укучылары катнашты,алар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар ,Фәүзия Якуп кызы белән әңгәмә кордылар. Шулай ук укучылар шагыйрәбезгә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп җаваплар да ишеттеләр. Шагыйрәнең биргән матур киңәшләре,үгет – нәсихәтләре, теләкләре китап укучылар күңелендә гомерлеккә  истә калыр дип уйлыйбыз.

2022 12 20 17 25 27