14 декабрь көнне Җирлекара үзәк китапханәсендә, якташ шагыйрәбез Роза Равиль кызы Сабирова белән “Талантлы якташыбыз иҗаты” дип исемләнгән, очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәбездә 9 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Очрашуыбыз “Иң якын кешеләрем” җыры белән башланып китте. Чөнки кичәбезнең кунагы, җырның авторы Роза Сабирова. Чарада укучылар бик теләп катнашты. Роза Сабирова туган тел, әниләр темасына язылган шигырьләрен укып укучыларны бик куандырды. Шулай ук укучылар шагыйрәбезгә үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп җаваплар да ишеттеләр.Укучыларны Роза Равиль кызының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация һәм китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Кичәбез тәрбияви һәм мавыктыргыч булып үтте, һәркемнең күңелендә матур хисләр уятты.

2022 12 15 09 59 06