3 октябрь көнне Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре, якташыбыз Әлфия Миншакир кызы Төхвәтуллинаның “Туган як - минем моң чишмәсе” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы үткәрделәр. Очрашуда китапханәчеләр һәм 9нчы мәктәп укучылары катнашты. Очрашу бик җылы һәм күңелле узды. Алып баручылар тамашачыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, Әлфия Миншакир кызы белән әңгәмә кордылар. Чарада Нурлат районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Гөлия Илгиз кызы Галямова да катнашты. Ул якташыбызга иҗади уңышлар теләде. Чарабызның иң дулкынландыргыч вакыты азакта иде әле. Чөнки Әлфия апа үзенең шигырьләрен, бөтен нечкәлекләрен аңлап, матур итеп, тамашачыларга җиткерде. ”Мондый очрашулар ешрак булсын иде, сезне күргәч минем күңелләрем күтәрелеп, иҗат итәргә теләгем артып китә”,-диде ул.

GcepoP8JGhU

 O1NP2So1sPw  WRvQ2hDztKU